Көрәш-Бүләк авылы халкы аек тормыш яклы

13.09.2017 15:22 | Җәмгыять Печать

Көрәш-Бүләк авылы халкы аек тормыш яклы

Узган ялларда Көрәш-Бүләк авылы клубында аеклар көненә багышланган “21 гасыр чумасы”  дигән интеллектуаль уен үткән.

 Аек тормышка һәм башка көнкүреш сорауларга кагылган викторинада 45 балл җыйган Вәсилә Кәримова һәм 35әр балл җыйган Нәфис Нуруллин белән Әлфия Сапаевага тиңңәр табылмады, дип яза авыл клубы мөдире Фәридә Гайфуллина.

Авыл клубында  “Для тех, кому за 40...” исемле караоке-кичә үткән. Җыр-моң яратучылар, парлаашып, караоке җырлауда ярышкан. Иң яхшы “Җырчы пар” булып Эльмира Гыйниятуллина һәм Ильмира Фәйзрахманова танылган. Күтәренке рухта сизелмичә үтеп киткән кичә,  80 еллар хитлары яңгыраган  дискотека белән тәмамланган.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике