Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бәйрәкә авылында яшәүче кадерле кешебез Инзилә Индус кызы Шәрипованың 13 февральдә 55 яшьлек юбилее. Аны шушы күркәм бәйрәме белән ихлас котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Алдагы гомер елларыңда һәр туар көнгә сөенеп, безнең кадер-хөрмәтебезне күреп, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын!

Кирәк түгел алтын-көмеше дә,

Читтә торсын барлык байлыклар.

Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,

Каршы алу өчен әни бар!

Әни булган йортның бәхете зур,

Әни – анда олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми

Яшәр өчен безгә син кирәк!

Сине яратып, тормыш иптәшең Фәһим, кызларың Айгөл, Лилия, кияүләрең Илнур, Ленар, оныкларың Ләйлә, Динә, Ильяс, Данир.

 

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 14
В Республике