Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әниебез, әбекәебез Мәдинә Мансур кызы Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

01 января 2017, 05:19

860

0

0

Кадерле әниебез, әбекәебез Мәдинә Мансур кызы Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сөеклебез, сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын гомерең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең

Кайгы чаткыларың күрмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың исеменнән Рима Хөҗҗәт кызы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев