Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез Зәһинә Сәгыйть кызы Җәлилованы 70 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

01 февраля 2017, 04:08

847

0

0

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез Зәһинә Сәгыйть кызы Җәлилованы 70 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

Әниебез!

Ходай сиңа сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык бирсен. Алга таба да гаиләнең ныклы терәге булып, әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, җан тынычлыгында озак гомер кичерергә язсын. Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә, сине кояш белән тиңлисебез килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, синең табиб булуың, син туганчы холкыңа салынгандыр, һәм сине тормышыңда сизеп-тоеп, бик уңышлы кулланып, бүгенге көндә хөрмәтле, кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәдәгеләрне һәрчак үз янына җыя.

Уйлама әле, әни, картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә, сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп, үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә!

Тормыш иптәшең, балаларың, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев