Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • 2 февраль көнне безнең кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптҗшем Нургали Әхәт улы Рафиковның туган көне.

    --, 30 гыйнвар 2015 - 10:35
    291
    0
    0

    Аңа 90 яшь тула. Без анны шушы күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син, әни белән безне - 3 баланы тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдың. Инде 4 оныкларың һәм 5 оныкчыкларың бар. Безнең өчен һәрчак үрнәк, кешеләргә ихтирамлы, ярдәмчел булдың, моның белән без дә горурланабыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып җан тынычлыгы, бәхетле гомер телибез.

    Күпме булса җирдә изгетеләк -

    Без телибез сиңа барын да.

    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

    Туган көннең һәрбер таңында.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: