Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәдә яшәүче Хөмәйрә Вәлиәхмәтованың гомер бәйрәме

Бүген 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Хөмәйрә Нури кызы Вәлиәхмәтова тумышы белән Бәйрәкә авылыннан.

1928 елның 10 гыйнварында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән кызчык хезмәт тәрбиясе күреп үсә. Бик иртә колхоз эшенә керешкән Хөмәйрә лаеклы ялга чыкканчы туган авылында хезмәт куя. Дүрт балага гомер биреп өлгергән анага ир хатыны булып озак яшәргә генә насыйп булмый - ул бик иртә тол кала. Улларына әти дә, әни дә булган Хөмәйрә Нури кызы бүген аларның тәрбиясендә яши.

Хезмәт ветераны Хөмәйрә Нури кызы Вәлиәхмәтованы олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Әлфия Хаҗиева тәбрик итте. Озын гомерле ана Россия Президенты Владимир Путиннан да котлаулар кабул итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X