Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ЭкоЯз” бәйгесе иң яхшы гаиләләрне ачыклый

Ютазы районында 15 майга кадәр "Иң яхшы гаилә" номинациясендә "ЭкоЯз - 2018" акциясе үткәрелә.

Бәйге кысаларында тирә-юньне санитар чистарту, флэшмоблар үткәрү, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау, табигатькә багышланган шигырьләр, җырлар иҗат итү, шимбә өмәләре вакытында фото һәм видео төшерүне күздә тотыла. Материаллар актуальлеге, яңалыгы, үзгәлеге буенча бәяләнәчәк. Аларны 2018 елның 15 маена кадәр район хакимияте бинасында урнашкан 119 кабинетка тапшыру сорала.

Район күләмендә узган бәйге җиңүчесе Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләк кабул итә һәм республика күләмендә уза торган "ЭкоЯз" акциясендә катнашу мөмкинлеге ала. Җиңү яулаган гаилә Крым Республикасына юллама белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итте район башкарма комитеты административ комиссиясенең әйдәүче белгече Зөлфия Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев