Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Адмирал”дагы янгында югалганнарны эзләү 2 көн дәвам итәргә мөмкин

Янган "Адмирал" сәүдә үзәгенең корылмаларын тикшерү эшләре 2 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бу хакта журналистларга РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин хәбәр итте.

"Эшләр ике көн эчендә төгәлләнер дип өметләнәбез", - диде ул. Аның сүзләренчә, төп корылмалардагы үзгәрешләр аркасында, бина коткаручылар гомеренә куркыныч тудыра һәм эшләрне тулы куәттә алып барырга комачаулый. "Фаҗига урынында коткаручыларның берничә төркеме эшли. Янгын чыккан уң якта эшләр инде уздырыла. Бинаның сул як өлешендә коткаручыларга куркыныч яный, моңа бәйле рәвештә, бинаның фасад өлешен бу яктан мәҗбүри ишү турында карар кабул ителде", - дип аңлатты ул журналистларга.

Шуны да билгеләп үтик, кичә төп конструкцияләрнең 16 градуска авышуы турында хәбәр ителгән иде. Паньшин әйтүенчә, югалган кешеләрнең төп өлеше җимереклекләр астында, мөгаен, бинаның сул як канатында, өченче керү ишеге ягында калгандыр. Кичә комплекста эшләүчеләр, калган товарларын алу өчен, бинаны камап алган хокук сакчыларын төрлечә ерып эчкә керергә омтылган. И. Паньшинның элегрәк әйткән мәглүматлары буенча, 20 дән артык кеше хәбәрсез юкка чыккан булып санала. "Хәрабәләр астында якынча 25 ләп кеше булырга мөмкин. Бу туганнары һәм коллегалары белән элемтәгә чыкмаган затлар. Мәгълүмат "кайнар линия"гә ирешеп торды", - дип белдерде ул.

Искәртеп узабыз: кичә "Адмирал" сәүдә йорты территориясендә зур янгын булды. Янгын турында беренче хәбәр 12.54 сәгатьтә килде, 21.30 сәгатьтә янгын сүндерелү турында белдерелде. Җимереклекләрнең гомуми мәйданы 12 мең кв метр тәшкил иткән. Янгыннан 5 кеше үлгән. Янгында зыян күргән 3 кеше хастаханәләрдә авыр хәлдә кала бирә. Барлыгы 14 кеше хастаханәләргә салынган. Хәрабәләр астында 25 кеше калырга мөмкин. Хәзер янган сәүдә үзәгенең калган диварын мәҗбүри ишәләр.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев