Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“АгроМир” җәмгыятеннән савымчы Римма Камалова республика бәйгесендә район данын яклады

"АгроМир" җәмгыятеннән Римма Камалова машина белән саву операторларының республика бәйгесендә безнең район абруен лаеклы рәвештә яклый.

Питрәч районында узган ярышта ул "Савым залында эшләү" номинациясендә мактаулы өченче урынга лаек була. Җиңүчеләрне котлау церемониясен алып барган республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Римма Камаловага акчалата премия һәм кыйммәтле бүләк тапшыра. Ә аңарчы, савымчылар бәйгеләрдә сыналган вакытта, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары белән киңәшмә уздырган министр, урыннарда, табигать көйсезлекләренә карамастан, беренчедән, савымны киметмәү, икенчедән, урып-җыю эшләре барышында һәр аяз мизгелне югары җитештерүчәнлек белән файдалану мәсьәләсен кабыргасы белән куйды, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев