Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агроуниверситет - укучылар өчен

Урыссу гимназиясендә район мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доценты И. Сингатуллин белән очраштылар.

Республиканың агросәнәгать тармагы зоотехникларга, мал табибларына, агрономнарга, инженер-механикларга һәм башка һөнәр ияләренә мохтаҗ. Икътисадның әлеге өлкәсенә яшь кадрлар бик кирәк. Сингатуллин сүзләренә караганда, агроуниверситетның һәр факультеты зур мөмкинлекләргә ия. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге төп һөнәрне үзләштерү белән берьюлы биредә декоратив бакчачылыкка, җир төзү эшләренә һәм кадастрга, ландшафлы архитектурага өйрәнергә була. Ирек Кирам улы кыскача уку йорты тарихы белән таныштырды. Аның тормышы уку процесслары белән генә чикләнми, диде ул. Биредә спорт секцияләре, халык театры эшли. Шулай да иң мөһиме - хезмәт базарында таләп ителүче һөнәрне үзләштерү, эшкә урнашу мөмкинлеге һәм вузны тәмамлаучыларны мотивацияләү дә игътибарга лаек.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, тормышта үз һөнәреңне таба белү мөһим. Шул очракта гына син шәхес булып өлгерә, гаилә кора һәм аны тәэмин итә аласың. Һөнәр сайлауда уйлап эш итмәгән яшь кешеләрнең зур шәһәрләрдә югалуы, шул рәвешле кыек юлга баскан миллионнарның сафын тулыландыруы бик ихтимал. Ә инде һөнәр алып чыккан кадр үз бәхетен үз җирендә дә таба ала. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрне сайлаган яшь кешегә хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә. Ә ул исә үз чиратында 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү программасына саллы өлеш кертәчәк. Очрашу барышында нәкъ менә шушы фикер көн кадагында торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X