Акбаш мәктәбендә туган тел атналыгы уздырганнар
Акбаш авылы мәктәбендә Халыкара туган тел көне кысаларында туган тел атналыгы уздырганнар.
Атнаның һәр көне нинди дә булса бәйгегә багышланган. Мәсәлән, дүшәмбедә әлеге көннең килеп чыгышы, тарихы буенча ачык дәресләр узган булса, сишәмбе көнне - "Татар халык ашлары" бәйгесе, чәршәмбе - "Могҗизалар кыры", пәнҗешәмбе көнне өлкән сыйныфларда "Тамчы шоу", ә башлангычлар белән "Күңелле татар теле" бәйгесе узган. Җомга көнне бәйгеләргә нәтиҗәләр ясап укучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык, дип хәбәр итте мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Вәлиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев