Акбаш авылында халык җыеннарының иң беренчесе узды
Район авылларында башланып киткән халык җыеннарының иң беренчесе Акбаш авылында узды.
Җирлек башлыгы Илгиз Миннехановның 2014 елга отчетын тыңлаганнан соң, авыл халкын районда узган эшләр белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова таныштырды. Ел буена килеп туган проблемаларны чишәргә булышкан авылдашларына җирлек башлыгы рәхмәт сүзләре җиткерде. Районда шәхси хуҗалыкта өч һәм аннан да артык мал асраган гаиләләргә сөт саву аппаратлары тапшыру матур традициягә керде. Агымдагы елда район бүләге Аухадиевлар гаиләсенә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев