Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбашта тиздән күп функцияле үзәк ачылачак

Акбаш авыл җирлегендә күп функцияле үзәкне ачуга соңгы хәзерлек чаралары алып барыла.

Бер йөз тамашачыга исәпләнгән яңа мәдәният учагының территориясенә асфальт җәелгән, яшелләндерелгән. Шушы көннәрдә соңгы пәрдәләре эленгән сәхнә үз артистларын көтә. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген үзәкне табигый газга тоташтыру эшләре дәвам итә. Сүз уңаеннан, быел акбашлылар районның газ хезмәте белән берлектә авыл аша уза торган газ линиясенә дә ремонт ясаганнар. Авылда башка төрле көнкүреш эшләре дә алып барыла. Әйтик, өзеклекләр барлыкка килгән урыннарда суүткәргечләр "ямала", зиратлар ремонтлана, чишмәләр тәрбияләнә. Моннан тыш агымдагы елда Акбаш җирлегендә ут линиясен камилләштерү буенча да саллы эшләр күрелгән: урамнарда ике чакрым махсус линия тартылган, республика программасы буенча ун яктырткыч куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X