Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбашта укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр КВН үткәрделәр

Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлегенең әһәмиятлелеге һәм мөһимлелеге беркайчан да шик астына куелмады. Укытучылар, әти-әниләр, укучылар - бер коллектив әгъзалары. Аларны чишелеше нәкъ менә үзара йогынтыга бәйләнгән уртак мәшәкатьләр, проблемалар берләштерә.

Өч якның үзара иҗади мөнәсәбәтенең максаты - укучыга җәмгыятьтә үз урынын табу, авырлыкларны җиңеп чыгу өчен кирәк булган сыйфатлар формалаштыруга шартлар тудыру һәм көчләрне берләштерүдән тора.
Безнең Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәтбендә тәрбия эшенең әһәмиятле юнәлешләре булып дәресләрдән тыш вакытларда кызыклы, эчтәлекле, укучыларның әхлакый, эстетик һәм рухи яктан үсешенә йогынты ясый торган чаралар уздыру, балаларның иҗади сәләтләрен, инициативаларын үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту тора. Тәрбия процессының уңышлылыгы укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның ни дәрәҗәдә бердәм булуына бәйле икәнен әти-әниләр, педагоглар да яхшы аңлый. Өлкәннәр һәм укучылар арасындагы хезмәттәшлекне формалаштырганда, коллективны бердәм, тату, бер-берсен аңлый һәм ихтирам итә, тулы тормыш белән яши торган зур бер гаилә итеп күз алдына китерү зарур. Өч якның да бердәм булып, теләк белән, кызыксынып үткәргән чаралары гына зур тәрбияви әһәмияткә ия. Шундый тәрбия чараларының берсе буларак Акбаш мәктәбендә 26 октябрь көнне педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр арасында көзге КВН үткәрелде. Бергә башкарылган хезмәт укытучылар, ата-аналар һәм авылдашлар күңеленә хуш килде. Ата-аналар балаларының ни дәрәҗәдә сәләтле икәнен күреп куандылар, укучылар үзләрен мәктәпнең чын хуҗалары икәнен күрсәттеләр. Гомумән алганда, мондый чаралар һәркем өчен дә уңай нәтиҗәләр бирә, мәктәп елларының онытылмас хатирәләре булып истә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев