Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчишмәдә яшүче Гөлнур ханым, әти белән әнисе амораль тормыш алып барган малайны, үз кайгыртуына ала

Акчишмә - табигатьнең иң матур кочагына сыенып утырган авылларның берсе. Җиләк-җимешле тау итәкләрендә, шау чәчәкле урман-болыннарда йөреп, табигать-ана биргән гүзәллеккә хозурланып яшәгән кешеләрнең күңеле дә, мөгаен, күпкә шәфкатьлерәк буладыр.

Берәүләр үз бәгырьләреннән өзелеп төшкән нарасыйларына йөрәк җылысы таба алмаган, аларга караганда, тормышның башка ләззәтләренә күбрәк өстенлек биргән мәлдә, икенчеләр чит нарсыйларны наз һәм ярату белән уратып ала, аларга бөтен барлыкларын багышлый. Гөлнур Токареваның үз уллары инде буй җиткән кешеләр. Мөгаен, аларны олы тормыш юлына бастыру җиңел бирелмәгәндер - беркемнең дә сандыгы буш түгел. Әмма Гөлнур ханымның күңелендә аналар гына бирә алырдай наз һәм мәхәббәт чишмәсе саекмаган.

Күрше авылларның берсендә 2001 елда бер малай туа. Кызганычка, Ходай Тәгалә аны зәгыйфь итеп ярата. Тик балага гомер биргән әти белән әнинең аны кайгыртмавы, аны яратмавы тагын да кызганыч. Сабыйның бик еш өйдә ялгыз калуының, әти белән әни кешенең амораль тормыш алып баруының шаһиты булган кешеләр бер тапкыр гына чаң какмый. Ике яшьлек малайның кыйналып хастаханәгә эләгүе - монысы инде соңгы чик була. Ир белән хатын ата һәм ана булу хокукларыннан мәхрүм ителә. Сабый акыл ягыннан зәгыйфь булган балалар йортына урнаштырыла.

Малайның әнисе Гөлнур ханымга туган булып чыга. Ул аның өстеннән опекунлык рәсмиләштерә. Берничә елдан Гөлнур ханым малайны да эзләп таба һәм, тиешле хезмәтләрнең рөхсәте белән, авыруы аркасында йөри һәм сөйләшә белмәгән баланы җәйге каникулларда үз йортларына алып кайта башлый. Малайны ана назына күмгән Гөлнур ханымга Акчишмә авылының гүзәл табигате дә ярдәмгә килә. Аякка баскан, сөйләшергә өйрәнгән Фәнүс бүген чит кеше ярдәменнән башка табигать гүзәллеге белән аралаша. Туганнарына йорт эшләрендә булышучы малай безгә дә матай арбасына төяп урманнан печән алып кайтканнарын бик тәсфилләп сөйләп бирде. Гөлнур ханым куенынан чыкмаган баланың бәхетле булуы күзләрендә уйнап торган чаткылардан ук күренде.

Олыгаеп килүенә карамастан, Гөлнур Токарева Фәнүсне дә үз кайгыртуына ала. Ул әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләгән кешеләр өчен оештырыла торган махсус курслар тәмамлый. Дөрес, гаилә әлләни зур йортта яшәми, байлыклары да аякка уралмый. Әмма аның һәр почмагында якын кешеләр генә бирә алырдай җылылык һәм шәфкатьлелек хакимлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X