Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив тормыш рәвеше алып баралар

Казанда инвалидлар арасында XIX Татарстан Республикасы фестивале узды.

Бөтен Татарстаннан 25 команда арасында безнең команда да актив катнашты. Якташларыбыз армрестлингта, шашкада, шахматта, идәннән күтәрелүдә, өстәл теннисында, авыр атлетикада, дартста, инвалидлар коляскасын фигуралы йөртүдә үзләренең мөмкинлекләрен инде берничә ел рәттән күрсәтәләр. Әлеге ярышлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур аралашу мөмкинлеге бирә. Аларның актив тормыш позициясе инвалидларга авырлыкларны җиңәргә булыша, ди команда җитәкчесе М. Ротанова.
Команданың позитив кәефе, спортның күп төр-ләрендә күнекмәләре булу фестивальдә катнашучыларга яхшы нә-тиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, Лена Сәхибгәрәева шашка буенча - беренче, армрестлингта өченче, өстәл теннисында бишенче урынны алды. Лиана Газизуллина идәннән күтәрелүдә икенче һәм өстәл теннисында дүртенче булды, Ринат Богданов шулай ук дартста икенче урынга һәм колясканы фигуралы йөртүдә алтынчы урынга чыкты. Команда җиңүенә үз өлешләрен Ильяс Зиннәтуллин, Роберт Хуҗиев кертте.
Әлеге сәфәр район җитәкчелеге, "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы ярдәме аркасында мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев