Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабуга кызы Зәй төбәгендә үлемен тапкан

6 февраль көнне көндез Зәй районының Федотово авылындагы "Федотово" спорт комплексында "банан"да шуган чакта Алабуганың 19 яшьлек кызы һәлак булган.

Тикшерү версиясе буенча, снегоход һәм аңа тагылган "банан" юлның карлы турысында читкәрәк китә һәм артта утырган кыз ут баганасына бәрелә. Нәтиҗәдә, тәне имгәнгән кыз шунда ук җан бирә. Әлеге хәл буенча Россия Тикшерү комиттетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Зәй районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче өлешендә каралган билгеләр буенча ("Саксызлык аркасында кешене үлемгә китерү") җинаять эше кузгаткан, дәлилләр туплауга һәм аларны ныгытуга юнәлтелгән тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комиттетының ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев