Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аңлашып яшиләр

Урал бистәсе халкы белән оештырылган җыен, әллә 23 февраль алдыннан булганга, әллә яшәүчеләрне әлләни борчый торган сораулар булмаганга, күтәренке рухта узды.

Бәлкем ураллыларга күңел күтәренкелеген Кәрәкәшле авылы үзешчәннәре биргәндер - алар ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, кечкенә генә концерт бүләк иттеләр. Җыенны оештыручылар күптән түгел юбилейларын билгеләп үткән авылдашларын да хөрмәтләргә онытмадылар.
Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы А. Дәүләтгәрәев 2011 елда җирлек буенча башкарылган эшләргә кыскача анализ ясаганнан соң, яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны күтәрделәр. Ураллыларны әлеге дә баягы су мәсьәләсе, нигездә, урамнарда колонкалар булмавы борчый. Халык торак пункттагы бердәнбер чишмәне хәтта үз көче белән ремонтларга да әзер булуын белдерде. Ураллылар, шулай ук, урамнарда сукбай этләр күбәюе, ихаталарда, коммуникация уңайлыкларына зыян салырлык итеп, агачлар үсүе кебек сорауларга да җавап эзләделәр. А. Дәүләтгәрәев һәм Урал халкы белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин әлеге һәм башка сорауларга ачыклык керттеләр. Чын мәгънәсендә аралашуга сусаган бистә халкын да, җитәкчеләрне дә киләчәктә дә шулай аңлашып яшәү теләге берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев