Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Солодовников ютазылыларга районда өстәл теннисы уенын тергезергә хыяллана

Менә инде илле җиде ел дәвамында мин кайчандыр үзем туган Урыссу бистәсенә кайтам һәм соңгы ун елда аның матурлануы белән хозурланам.

Берникадәр вакыт дәвамында миңа чәчәкләр хуш исен аңкытып утырган Туапсе районында яшәргә туры килде, әмма сезне Урыссуның бу төбәктән бер дә калышмавына ышандырасым килә, биредә бары диңгез генә җитми. Соңгы өч-дүрт елда, мин, берничә көнемне генә булса да Урыссуда үткәрер өчен, озын ялымны түземсезлек белән көтеп алам. Һәм менә мин Ходай ярдәме белән тагын үзем дөньяга килгән, балачак каникулларымны, яшүсмер чагымны уздырган бистәмдә. Бүгенге көндә мин туган торак пунктымны күреп таң калдым. Бистәнең чисталыгы, чәчәкләр муллыгы, асфальтланган юллар, ак бордюрлар хәйран итте. Алар күзләрне шулкадәр иркәли ки, бирегә кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә. Мин бистәдә кайгыртучанлык белән тәртип саклаган урыссулыларга һәм аны төзекләндерүгә акча бүлгән район хакимиятенә тирән хөрмәтемне белдерәм. Үземнән шуны әйтәсем килә, әгәр җитәкчелек риза булса, өстәл теннисы буенча тренер буларак, әлеге спорт төрен республика дәрәҗәсенә күтәреп, бистәне танытуга үз өлешемне кертә алыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев