Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алга таба адым - киләчәккә адым

Район предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр арасыннан активистлары "Алга таба бер адым" яшьләр форумында очраштылар.

Очрашу барышында "Электросоединитель" заводы, Урыссу җылылык челтәрләре, Урыссу ГРЭСы яшьләр берләшмәләре лидерлары эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар, район яшьләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече А. Роготнева җыелганнарны предприятиеләрнең һәм районның авыл җирлеге яшьләр оешмалары эшчәнлеге, яшьләр сәясәте өлкәсендәге норматив-хокукый актлар белән таныштырды, Әбсәләм комбинаты яшьләренең активлыгы канәгатьләнерлек булмавын билгеләп узды. Ул форумдагы катнашучыларны шулай ук Интернет-ресурс эшендә катнашырга чакырды - "Вконтакте" сайтында "Ютазы районы яшьләре" төркеме булдырылуы турында хәбәр итте. "Үткәрелә торган чаралар районда яшьләр сәясәтен үстерү өчен яхшы шартлар тудыра. Аның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен яшьләр оешмалары белән эшне ныгытырга кирәк. Яшьләр оешмалары булмаган предприятиеләрдә аларны булдыру эше уздырылачак",- дип яшьләр белән районда үткәрелгән эшкә йомгак ясады ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев район яшьләр ассоциациясе активын яңарту мөһимлеген, алкоголь һәм наркотик бәйлелеккә эләккән кешеләр белән иҗтимагый оешмалар эшләве зарурлыгын билгеләп узды, Ютазы районы яшьләренә хәл итәргә туры киләчәк гамәли бурычларны атап чыкты. Район башлыгы М. Шәйдуллин республика чараларында икенче ел җиңү яулаган "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиесе үзәге әгъзаларына бүләкләр тапшырды. "Безнең форум "Алга таба бер адым" исемен юкка гына йөртми, чөнки яшьләр сәясәтенең иң мөһим өстенлекләреннән берсе булып яшьләргә үз сәләтләрен күрсәтергә, аларга тормышта үз урыннарын табарга мөмкинлек бирү тора. Яшьләрнең инновацион идеяләре тормышның индустриаль һәм социаль өлкәләрен үстерергә, кадрларны яңартырга мөмкинлек бирәчәк", - дип сүзен тәмамлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X