Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алгарышлы адымнар бар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриевның Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашуы хастаханәгә килгән яңа җайланмалар белән танышудан башланды.

Рөстәм Мидхәт улы "Татнефть" ААҖ районның 20 еллык юбилеена бүләк иткән яңа ультратавышлы тикшерү аппараты һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгы биргән эндоскопия җайланмасын карады. Мондый заманча медицина аппаратурасы, медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, республиканың Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә генә бар.
Россия Федерациясенең 2011-2014 елларга сәламәтлек саклау системасының модернизацияләү программасы (ул республиканың медицина учреждениеләренә кагыла) турында мәгълүмат белән поликлиника мөдире А. Просолов чыгыш ясады. Әлеге программа медиклар алдында медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, сәламәтлекне саклауның заманча инновацион системаларын кертү, яшүсмерләрне өстәмә диспансерлаштыру һәм башка бурычларны куя. Әлеге документка ярашлы, Урыссу хастаханәсенең ашыгыч ярдәм кабул итү бүлегенә биш миллион сум сарыф итеп яңа җиһаз кую һәм капиталь ремонт ясау каралган. Моннан тыш, башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев мәгълүматы буенча, "Татнефть" ААҖ хастаханә корпусының түбәсенә өлешчә ремонт ясауга акча бирергә вәгъдә иткән. Очрашу барышында шулай ук ундүрт яшьлек яшүсмерләрне, районның предприятие һәм учреждение эшчеләрен диспансерлаштыру шартлары турында фикер алыштылар, медицина хезмәткәрләре проблемалары, район (шул исәптән Урыссу бистәсенең дә) инфраструктурасының торышы турында фикер алыштылар.
Баш табиб урынбасары С. Кошелева җыелучыларны онкология чирләре торышы белән таныштырды. Татарстан Республикасында яман шеш белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Районда узган һәм быелгы елда әлеге авыру буенча күрсәт-кечләр республиканың уртача күрсәткеченә якынлашкан, ләкин соңгы биш ел эчендә көньяк-көнчыгыш районнар арасында Ютазы районында Әлмәт районыннан соң иң түбән күрсәткечләр күзәтелә. Шуның белән бергә, балалар арасында яман шеш белән авыру буенча безнең районда хәл торышы иң күңелсез. Яман шеш белән авыручылар арасында балалар өлешенә 2,8 процент туры килә. Светлана Семеновна аерым шуны билгеләп узды, әлеге авырулар вакытында иртә стадиядә ачыклану очрагында уңышлы дәваланалар. Яман шешне вакытында ачыклау дәрәҗәсе үскән - 2009-2010 елларда әлеге авыруның азганлыгы республика күрсәткечләреннән түбән булган, бу исә, чыгыш ясаучының сүзләре буенча, онкология хезмәтенең модернизацияләнүе белән аңлатыла. Онкология белән авыручыларга вакытында ярдәм күрсәтү яхшыра, ләкин, шуның белән бергә, авыручыларның ярдәм сорап соңарып мөрәҗәгать итүләре күзәтелә. Шулай ук республика күрсәткечләреннән профилактик тикшерүләр вакытында яман шешләрне ачыклау да арт-та кала. Моның өчен җаваплылыкны башкарма комитет җитәкчесе медицина хезмәткәрләренә генә түгел, шулай ук үз эшчеләренең медицина тикшерелүе үтүләренә зур әһәмият бирмәүче предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләренә дә йөкләде. Рөстәм Мидхәт улы район сәламәтлек саклавыдагы алгарышлы адымнарны, аңарга яшь кадрларны җәлеп итүне, медицина хезмәткәрләре өчен торак программасы үсешен ассызыклап үтте, медицина хезмәткәрләренең балалар онкологиясенә аерым игътибар юнәлтүләрен сорады һәм авыруны иртә стадиядә ачыклау буенча эшне көчәйтү мөһимлегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык белән очрашулар