Урыссу гимназиясендә хезмәттәшләре һәм гимназия тәрбияләнүчеләре өчен үрнәк булган педагоглар бар.
Шундый укытучылар исәбенә Алсу Рәхмәтуллинаны кертергә була. Ул бөтен яңалыкның авангардында булырга омтыла, бу җәһәттән какшамас хакыйкатькә тугры: укытучы үгет-нәсыйхәт белән түгел, үз үрнәге белән тәрбияли. Ул югары һөнәри-педагогик сыйфатларга ия, заман белем бирү технологияләрен актив файдалана. Мондый укытучылар аркасында мәгариф сыйфатындагы позитив динамика күз алдында. Мәсәлән, гимназия уку эшчәнлегенең мониторингына ярашлы, белем сыйфаты 68 проценттан 78 процентка артты. Рәхмәтуллина республика һәм бөтенроссия конкурсларында актив катнаша. Ул Мәктәп укытучыларының республика фестивале, "Укытучы остаханәсе" Бөтенроссия дистанцион конкурсы, "Россия мәгарифе элитасы" инновацияләр конкурсы лауреаты... Аның мәкаләләре "Наука и школа", "Мәгариф", "Новое образование" кебек педагогик журналлар битләрендә дөнья күрә. Ул гына да түгел, "Иң яхшы мәкалә" конкурсы ("Мәгариф") җиңүчесе.
Алсу Рәхмәтуллина күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укытучыларының эшчәнлеге белән җитәкчелек итте, аттестацион комиссия әгъзасы, эксперт төркем җитәкчесе булып тора. Ул үз тәҗрибәсен ТРның мәгарифне үстерү институтында квалификацияне күтәрү курсларында уртаклаша. Әмма эш дәрәҗәләрдә түгел, иң мөһиме - аңа алдан күрүчәнлек хас һәм ул һәрвакыт заман белән бергә атлый.
Нет комментариев