Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналары янындагы ятим балалар

Чиста ятакта изрәп йоклаган бала өчен саф тынлы әнкәсенең йомшак бит очлары белән иркәләп уятуыннан да зур бәхет юктыр.

Подгорный бистәсендә яшәүче балигълык яшенә җитмәгән Ильяс белән Мәрьям (балалар мәнфәгатьләрендә исемнәр үзгәртелә) мондый бәхеттән мәхрүмнәр. Алар көн саен диярлек махмыр исе аңкып торган, чәч-башы көн озынына тарак күрмәгән ана белән яшиләр. Бу хатынга әле 50 яшь тә тулмаган, ә кыяфәтенә карасаң, балаларның әбиләре дип һич икеләнмичә әйтергә була. Уң якларында исерек әни, сул якларында мәңге айнымас үги әти белән гомер үткәрүче сабыйларга якты көн болай да кояшсыз кебек тоеладыр. Ә хәзер алар дөньясы чын мәгънәсендә караңгылыкка чумган. Балалар яшәүче фатирны электр утыннан өзгәннәр. Бурыч шактый җыелган. Мәрьям сүзләре буенча, ул сабакларын көн яктысында эшләп калырга тырыша икән. Ә менә башлангыч сыйныфларда укучы Ильясны без фатирда очратмадык. Мәрьям әйтүенә караганда, энесе берничә көн элек үк Урыссуда яшәүче өлкән апаларына дип чыгып киткән. Әмма караңгы фатир эчендә "Форпост" иҗтимагый тәртипне саклау үзәге әгъзалары кесә телефоннарын шәм урынына яктыртып, як-якларына карана торгач, әлеге "өлкән апаның" биредә булуы ачыкланды. Һәм үзе генә дә түгел: кечкенә кызы һәм чираттагы сөяркәсе белән. Болай булгач, Ильяс кайда соң? "Бер генә чәкәй" эчкән ана һәм "өлкән апа" безне баланың кичә генә өйдән интернатка дип чыгып китүенә ышандырырга тырыштылар. Икенче көнне, 12 гыйнварда, "Форпост" үзәге директоры Д. Волкова Урыссуның мәктәп-интернаты белән элемтәгә керде. Телефон чыбыгының теге очындагы мәктәп җитәкчелеге Ильясның ике көн элек түгел, хәтта каникул бетеп тә укырга килмәвен хәбәр итте.

Әлеге имин булмаган гаиләдәге вәзгыятьтән тәмам гаҗиз булган рейдчылар ананы балаларын тәрбияләү хокукыннан кичекмәстән мәхрүм итәргә дигән фикергә килгәннәр иде инде. Ә инде балигъ булмаган улының кайдалыгын да белмәгән ана бу бөек исемгә гомумән лаек микән!? "Форпост" үзәге әгъзалары фикереннән хәбәрдар булган ана крокодилныкыдай күз яшьләрен түгеп, еларга, мескенләнергә кереште. Еларсың да, балалардан мәхрүм ителсә, ул бит туендыручысын югалткан өчен аларга билгеләнгән пенсиядән колак кагачак. Беркайда эшләмәүче әзмәвердәй сөяркә белән нинди акчага көмешкә сатып алмак кирәк?

Шул ук торак пунктта тагын бер аракы сөременә баткан нокта бар. Бу гаиләдә вәзгыять чагыштырмача уңайрак иде. Гәрчә ана кеше салмыш булса да. Әмма ул, өч бала анасы, декабрь аенда "Полиция Кыш бабае" балаларга Яңа ел бүләкләре өләшеп йөргәндә, гомумән, лыч исерек булган. Башын да күтәрмичә кер юуын дәвам иткән ана рейдчылар "үгетли" торгач кына чүпрәк-чапракларны тынычлыкта калдырып, безгә суыткычын ачып күрсәтергә кереште. Янәсе балалары аның ач түгел. Әлбәттә, суыткыч, буш түгел иде, чисталыгы чамалы булса да. Шул чак фатирга бер ир-ат килеп керде. Кирәк бит, усаллыгы йөзенә чыккан хатын май кояшы кебек ялтырый башлады. "Таныш булыгыз, бу минем булачак ирем. Без тиздән өйләнешәбез һәм моннан күченеп китәбез..," - дигәндә хатынның күкрәгенә горурлык хисе, мөгаен, сыймагандыр. Бәйрәмнәрдә генә "салгалаучы", беркайда эшләмәүче ир-ат өч балалы хатынны кая алып китмәкче икән? Бу сорауга җавап табылмады. Аның каравы хатынның өлкән улы потенциаль үги әтисенә карата фикерен яшереп тормады. Бала әйткән әдәби телгә туры килми торга сүз тезмәне тәрҗемә итсәң, болайрак килеп чыга: "Гарык, теңкәгә тиеп бетте инде...".

Тикшерүгә дучар булган ике гаиләдәге ана да бала тәрбияләүне аларны ашату белән чикләнә дип уйлыйлар. "Сезгә оят түгелме? Үзегезнең кыяфәтегезне көзгедә күргәнегез бармы? Сез бит балаларыгызны яшьтәшләре, дуслары янында кимсенергә мәҗбүр итәсез" - әлеге үгет-нәсыйхәтле сүзләргә каршы бер генә җавап яңгырады: "Алар ач түгел". Бәлкем, шулайдыр да, әмма адәм баласына, аеруча сабыйларга, үсмерләргә рухи азык, киңәшче, сердәшче, олы тормышта хак юл күрсәтүче төпле, аек, сөйкемле әни һәм әти кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X