Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анкеталаштыруда катнашыгыз

Бүгенге көндә җирле үзидарә органнары һәм районның муниципаль учреждениеләре тарафыннан 71 хезмәт күрсәтелә, аларның исемлеге белән районыбызның http://jutaza.ru рәсми сайтында һәм бүлекләрнең, учреждениеләрнең мәгълүмати стендларында танышып була.

Агымдагы елның башыннан җирле үзидарә органнарында халыкка муниципаль хезмәтләрне күрсәтү сыйфатының мониторингы уздырыла. Җирле үзидарә органнары һәм учреждение вәкилләренең гражданнар белән тыгыз элемтәсе соңгыларының күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында кешеләрнең фикерләрен ачыклау өчен типик анкеталар эшләнде. Анкеталар кулланучыларның хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән вакытта бүлек һәм учреждение белгечләре тарафыннан таратылачак. Район башкарма комитетының беренче катында тутырылган анкеталар өчен ящик урнаштырылган. Шуны билгеләп узарга кирәк, анкеталарны тутыру өчен биш минуттан артык вакыт таләп ителми. Алынган мәгълүматлар исә халык канәгатьлеге дәрәҗәсеннән хәбәрдар булырга, хезмәтләрдән кулланучыларны иң канәгатьләндермәгән җитешсезлекләрне ачыкларга, учреждение персоналының эшенә бәя бирергә, шулай ук хезмәтне күрсәтү процессының оешу дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатларын күтәрү өчен, анкеталаштыруда актив катнашырга чакырабыз. Аның нәтиҗәләре рәсми сайтта, бүлек һәм учреждениеләрнең мәгълүмати стендларында урнаштырылачак, гаммәви мәгълүмат чараларында бастырылачак.
Анкета бланкын биредән чыгарырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев