Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җанны телгәли Әфганстан ярасы...

Ун елга якын барган Әфган җирендәге сугышта Ютазы районыннан 78 кеше катнашты. Басмачлар һөҗүменнән өч якташыбызның гомере өзелде. Тыныч көннәрдә әфганчылар сафы унике райондашыбызга кимеде.

Әфган җиренән соңгы совет солдаты чыкканга 25 ел тулу уңаеннан "Сынган язмыш" монументы янына район халкы интернациональ бурычын намус белән үтәгән, туган ил абруен яклап сугышкан якташларыбызның исәннәренә дә, мәрхәмәтсез үлем тырнагына эләгеп, әрәм булганнарына да кадер-хөрмәт күрсәтергә митингка җыелды.

-Бу бәйрәм көн түгел, бу көнне без әлеге яуда катнашкан, "Исәнме, әни, мин кайттым...", дип туган йорты ишеген ачып керә алмаган солдатлар алдында баш иябез. Россия халкы Бөек Ватан сугышы хәтирәләре белән генә яшәми, аның тарихына Әфганстан афәте дә канлы еллары белән язылган. Бүген бу яу турында төрле фикерләр йөри. Әмма мин аны бер сәбәпсез уйлап табылган сугыштыр, дип уйламыйм. Ничек кенә булмасын, теләсә кайсы сугыш - ул мәхшәр, пычраклык, кайгы-хәсрәт, тик ул вакытта ил җитәкчелеге куйган бурычны совет солдатлары намус белән, хәтта үз гомерләре бәрабәренә үтәделәр, - дип чыгыш ясады район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Ветеран хәрби-интернационалистлар советы рәисе соңгы сулышларына кадәр хәрби антларына тугры калып, Ватан мәнфәгатьләрен яклауга инанып, күрше ил халкына дустанә ярдәм күрсәтүләренә ышанып, Әфган җирендә ятып калган Фәһим Мияссаров, Юрий Козин, Альберт Камалетдиновның әти-әнисенә яхшы, кыю уллар үстергәннәре өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде. "Һәлак булган иптәшләребез күзләрендә мәңге яшь кипми, күңелләреннән беркайчан да сагыш китми торган аналарның газиз балалары гына түгел, алар Ватаныбызның да батыр уллары", - диде, Әфганстан сугышы белән күзгә-күз очрашкан Ренат Кадыйров.

Никадәр гаиләләргә кара кайгы китергән, күпме язмышларны сындырган героик һәм мәрхәмәтсез Әфган сугышы каһарманнары хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәйкәл итәгенә, әлеге афәт салган канлы яраларны хәтерләтеп, кызыл кәнәферләр ятты.

Митингтан соң район мәдәният йортына җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе сәламләде. Андрей Подовалов Әфганстан җиреннән соңгы солдат чыгуга 25 ел тулу уңаеннан хәрби-интернационалистлар Лев Ларионов, Айрат Гыйльфанов, Владимир Вялков, Николай Лучинский, Андрей Сорокин, Рәис Галимов, Газинур Кәлимуллинга район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Алып баручыларның сәнгать белән укыган шигырьләре, "Ютазы йолдызлары" ансамбленең тематик биюләре, "Истоки" ветераннар хорының ир-егетләребезнең батырлыгына багышлап башкарган җырлары - һәрберсе күңелләрнең иң нечкә кылларына барып җитеп, җаннарны тетрәндерде. Үзенең кара канаты белән шактый гаиләләргә кагылып узган, бик күпләрнең язмышыннан сызып та, юып та юкка чыгарып булмый торган Әфган сугышы тарихка кереп китсә дә, бүген ул күпләрнең җаннарын телгәләп, күңелләрендә яңара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев