Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның бәхете - туганнарында һәм якыннарында

Акбаш авылында туып үскән Саирә әби Сабирова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Саирә Минһаҗ кызы күп балалы гаиләдә туып үсә - аның ун бертуганы була. Кызның әти-әнисе колхозда эшли. 1941 елда, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул алар үрнәгенә иярә. Аннары клуб мөдире, почтальон булып эшли. Мәкаләбез герое 50 яшендә пенсия рәсмиләштерә, әмма озак еллар социаль өлкәдә эшли әле.
Саирә әбинең биш баласы, унбер оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Кызларының берсе производствода алынган җәрәхәт аркасында балачактан инвалид. Саирә Минһаҗ кызы инде 14 ел чирле оныгын карый. Юбиляр һәрвакыт үзенең туганнары һәм якыннары арасында, һәркемгә ул якты йөз күрсәтә, җылы сүзен таба.
Юбилей көнендә туганнары белән Саирә Сабир кызын почта элемтәсе узелы ветераннары оешмасы рәисе Клара Нургалиева һәм районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев