Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арчада төлкеләр ишәйгән

Соңгы вакытта Арча төбәгендә авылларда кош-кортка төлкеләр һөҗүме ешайды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина әлеге мәсьәләгә багышлап аерым киңәшмә үткәрде. Анда аучылык күзәтчелеге, ветеринария хезмәткәрләре катнашты.

Быел төлкеләрнең нык үрчүе күзәтелә, диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов.
Аучылык хуҗалыкларына төлкеләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк санала.

Аучылык хуҗалыклары (алар районда 4әү) белән аренда килешүендә төлкеләргә каршы көрәш алып барырга тиешлекләре күрсәтелгән. Көзге-кышкы айларда районда төлкеләрне аулау оештырыла, әмма тиреләрен алучы, түләүче булмагач, аучылар артык кызыксынмый.

Быел ау сезоны башлангач, тапшырган бер төлке өчен сунарчыларга 300 сум акча түләү күздә тотыла, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев