Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архив: заман кешеләре һәм киләчәк буын хакына хезмәттә

Бүгенге көндә район башкарма комитетының архив бүлегендә 130 фонд саклана. Бу 15 мең берәмлектән артык документ, шулардан 9767се - идарә документациясе, 5352 берәмлектән артыгы - ликвидацияләнгән учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләрнең шәхси составы буенча документлар, шулай ук фотодокументлар һәм шәхси документлар.

Архив документлары тарихны өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак базасы булып тора. Комплектлауга һәм учетка гына түгел, документлар файдалануга да күбрәк игътибар бирелә. Шуңа күрә бүлекнең төп бурычларының берсе булып гражданнар, предприятиеләр һәм оешмаларның запросларына җавап бирү тора. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кабул итү көн саен алып барыла. Соңгы вакытта гражданнарга һәм оешмаларга нигездә йорт биләүгә һәм җир участоклары хуҗалары булуга хокукны раслаучы документлар таләп ителә. 1998 ел башыннан яңа пенсия закончалыгы белән бәйле рәвештә пенсия күләмен яңадан исәпләү өчен аерым елларга хезмәт хакы күләме, хезмәт стажы турында запрослар артты.
Шуның белән бергә күп кенә предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан документларга, делопроизводство алып баруга карата элементар ваемсызлык күзәтелә. Мондый мөнәсәбәт шәхси состав буенча боерыклар, шәхси карточкалар, хезмәт хакын исәпләү буенча документлар югалуга китерә. Ә бит әлеге документлар милек, пенсияләр, пособиеләр рәсмиләштерү вакыты җиткәндә кешеләр язмышында әһәмиятле роль уйный. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, гражданнарның запросларына архив бүлеге эшенең административ регламентында билгеләнгән срокларда шәхси гаризалар һәм почта, электрон почта аша җавап бирелә. Әгәр архив бүлегендә документлар юк икән, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк булуы турында аңлатма бирелә. Мәсәлән, 2012 елда 951 запроска җавап язылды. Шулардан 603е - социаль-хокукый характерда һәм 348е - тематик. Бүген архивлар - ул зарурилык дип ышаныч белән әйтергә була, шуның өчен республика һәм район җитәкчелеге дә аларга ярдәм итә.
Ахырда шуны билгеләп үтәргә кирәк, юк ителгәнне тергезеп булмый. Документация ваемсызлыкны кичерми. Предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә документлар сакланганлыгы өчен җавап бирүчеләрнең киләчәк буыннар вәкилләрендә безнең, хәзерге заман кешеләренең битарафлыгы нәтиҗәсендә җитди проблемалары тумасын өчен бөтен көчләрен куюлары зарур. Алар вакытында әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге өчен рәхмәтле калсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев