Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүгә юл куярга ярамый

Хәзерге, юл хәрәкәте интенсивлыгы гамәлдә көннән-көн арта барган шартларда, автоюлларга ай саен меңнәрчә яңа йөртүчеләр чыга.

Мондый интенсив агымда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, юл-транспорт вакыйгасына эләккәндә, авыр нәтиҗәләргә китерә һәм автотрассаларда беренче урындагы социаль куркыныч булып тора.

- 2015 елның 1 июленнән исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү факты өчен яки вазифаи затның медицина тикшерүе үтү турында законлы таләбен үтәмәгәнгә Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертелде. Әлеге хокук бозу өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф төрендә яки бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы күләмендә яки башка табыш күләмендә штраф төрендә, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза каралган. Кагыйдә бозучы шулай ук өч елга кадәр билгеле вазифаларда хезмәт кую һәм аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокуккыннан мәхрүм ителә, - дип аңлата Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов. - Шуңа күрә руль артына исерек хәлдә утырганга һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куйганга кадәр, шуны истә тотарга кирәк: мондый сәфәр гаилә бюджетына шактый зыян сала һәм автомобиль йөртүче абруен төшерә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына бары законнарга карусыз буйсынганда, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар үзара ихтирамлы булганда һәм бер-берсен аңлаганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгәндә генә мөмкин. Бер-берегезне саклагыз!

Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү

Ел

гыйнвар-июль

Июнь-июл

процент (+, -)

2014

105

113

+8

2015

34

35

+3

Әлеге саннардан күренүенчә, югарыда әйтелгән административ хокук бозулар төренә законнар катгыйлануга карамастан, исерек йөртүчеләр саны кимеми, кызганычка, арта да. Димәк, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар - "исерек" йөртүчеләр өчен дә, пассажирлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев