Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобильне Интернет аша теркәү

"Электрон чират" ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәләрендә уңышлы эшли. Бу турыда бүген без Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ начальнигы, өлкән лейтенант М. Гәрәев белән сөйләшәбез.

- Марс Миңнегулович, соңгы елларда автомобиль паркы артуы белән бергә, автомобильләрне теркәү һәм регистрация-дән төшерү белән бәйле регистрация эшләре саны үсте. Моның белән бәйле рәвештә нәрсә эшләнелә?

- Соңгы 10 ел эчендә халыктагы автомобильләр саны берничә тапкырга артты. Әгәр дә 2000 елда ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясендә 700 меңнән артык автомобиль исәптә торса, бүген бу сан миллионга якынлашты. Билгеле булганча, бу теркәү эшләренең санын да арттыра. Узган елда гына шундый эшләрнең саны, 2009 ел белән чагыштырганда, 66 меңнән артты. Бу дәүләт техник тикшерү эшләре станцияләренең йөкләнешен дә арттыра. Машина йөртү таныклыкларын бирү һәм алыштыру буенча зур эш күләме алып барыла. Шуның белән бәйле, ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе халыкка электрон хезмәт күрсәтү системасын актив үстерә.

- "Электрон чират" турында тулырак мәгъ-лүмат аласы килә иде. Ул нинди төр хезмәтләр өчен исәпләнгән?

- Хәзерге вакытта "электрон чират" дип атала торган алдан язылу мөмкинлеге автотранспортның теркәлүен, дәүләт техник тикшерүен үтүне, машина йөртү таныклыгын алыштыруны, машина йөртү буенча гамәли имтиханны тапшыруны теркәргә рөх-сәт итә. "Электрон чират" системасы ЮХИДИның барлык зур бүлекчәләрендә дә эшли.

- Гражданнарның язылуы ничек тормышка ашырыла?

- Гражданнарның алдан язылуы аларның ЮХИДИ бүлекчәләренә турыдан-туры мөрәҗәгать иткән очракларында гына тормышка ашырыла. Казанның имтихан һәм теркәү бүлекчәләрендә uslugi.tatarstan.ru Интернет сайты ярдәмендә алдан язылу мөмкинлеге бар. Практик машина йөртү имтиханының икенче этабына алдан язылу rpolise.ru сайтында тормышка ашырыла.

- Электрон чират" терминаллары белән файдалану өчен нинди документлар кирәк?

- Тапшырылырга тиешле документлар исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында урнашкан. Гражданнарның барлык теләкләре һәм кимчелекләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте Интернет - кабул итү бүлмәсе - prav.tatarstan.ru/torecep-tion.htm - аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев