Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл терлекчелектән башка яши алмый

Район җитәкчелегенең Димтамак авылы халкы белән очрашуы ике як өчен дә файдалы узды.

Традицион рәвештә авыл халкын ел дәвамында башкарылган эшләр белән Димтамак авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов таныштырды. Докладта төп басым авылны төзекләндерүгә һәм чистартуга, халыкның "Чиста йорт-2" компаниясе ҖЧҖ белән килешүләр төзүенә ясалды. Авыл җирлеге башлыгы отчет чоры дәвамында каты көнкүреш калдыкларының стихияле полигоннары юк ителүен билгеләп үтте. Төрле чаралар уздыруда авыл халкына депутатлар, фермерлар, агроколлектив җитәкчесе зур ярдәм күрсәтә. Күп фатирлы йортлар, аларга капиталь ремонт уздыру буенча зур эш башкарылган. Киләсе елга эшләр планында бу йортларга канализация үткәрү, дип билгеләп үтте докладчы.
Ютазы елгасы ярлары чистартылган һәм төзекләндерелгән, Яссытугай авылында нефтьчеләр ярдәмендә чишмә төзекләндерелгән. Авыл халкы район җитәкчелегенә корылык елында шәхси хуҗалыклардагы терлекне саклау йөзеннән күрсәтелгән ярдәме, заман таләпләре буенча капиталь ремонтланып, мәктәп бинасына күчерелгән күркәм балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде. Язын биредә 600 мең сум сарыф итеп заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылачак.
Үз чиратында, димтамаклылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова кыскача районның 20 еллыгы кысаларында район үзәгендә һәм тулаем районда башкарылган эшләр белән таныштырды һәм сүзне башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллинга бирде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы үз тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган. Аңа, элек район хакимияте башлыгы булып эшләгән кеше буларак, район җитәкчелегенең борчулары яхшы таныш. С. Төхбәтуллин безнең районның теләсә нинди республика программасын, бер адым алда атлап хуплавын билгеләп үтте. Әлеге юнәлеш авыл хуҗалыгында да күзәтелә. Узган корылыклы елда республика агроколлективлардан тыш, савым сыерларының баш санын саклый алсыннар өчен шәхси хуҗалыкларга да зур ярдәм күрсәтте. Соңгысын күз алдында тотып, чыгыш ясаучы авыл халкын киләчәктә дә терлек баш санын, аерым алганда, сыерларны киметмәскә чакырды. Чөнки нәкъ менә терлекчелек тормыш чыганагы булып тора, иртәгәсе көнгә ышаныч өсти, диде ул.
Тулаем алганда, авыл халкы зур проблемалар, хәл ителмәгән сораулар күтәрмәде. Бу ның начар яшәмәве, үз хезмәтләре исәбенә тормыш көтүләре һәм киләчәккә ышанулары турында фикер тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X