Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларга – модульле ФАПлар

Районда сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасы - авылларда фельдшерлык-акушерлык пунктларын тергезү дәвам итә.

Шуны искәртәбез, бу программа - яңа балалар бакчаларын төзү һәм мәктәпләргә капремонт үткәрү кебек үк әһәмиятле республика программасы. Җәй дәвамында тагын ике объект Алма-Ата авылында һәм Алабакүл бистәсендә тергезеләчәк. Бу модульле технология буенча сэндвич-панельләрдән монтажланучы, нигезе - металл свайлардан булган типовой ФАПлар. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов хәбәр итүенчә, бүген нигезләр урнаштыру буенча, эшләр уртак көч белән башкарыла. Бу җәһәттән зур ярдәмне "Электросоединитель" ААҖ һәм "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" комбинаты ҖЧҖ зур ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев