Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр эш аны тупасландырмаган

Күптән түгел Эмилия әбигә 85 яшь тулды. Район җитәкчелеге исеменнән аны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Е. Коваль, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З. Глушкова, мәкаләбез герое эшләгән Урыссу үзәк район хастаханәсе ветераннарының башлангыч оешмасы рәисе А. Козлова, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.

Эмилия Карташова 1926 елның 16 декабрендә Саратов өлкәсенең Балаковское районы Красноярское авылында туа. Репрессиягә эләккән әти-әнисе һәм тагын биш туганы белән Красноярский крае Боготольский районы Красная Речка авылына поселениегә җибәрелгәндә, аңа инде 15 яшь диярлек була. Әти-әниләре биредә кала, ә балаларын хезмәт армиясенә алалар, өстәвенә, барысын да - төрле якларга. Шулай итеп, Эмилия үсмер чагыннан Ишембай шәһәренә эләгә, анда өлкәннәр белән бергә дүрт ел дәвамында тир түгә.
1945 елда кызны яңа энергетиклар бистәсе төзелгән урынга алып киләләр. Биредә ул вакытта ике барак, ә әйләнә-тирәдә урман була. Агачларны кулдан пычкы белән кисеп, бараклар төзергә кирәк була. Эмилиягә җир казырга да, төзелеш өчен нигез салырга да туры килә. Рәтле кием түгел, начары да булмый. Тузган кием урынына цемент капчыкларыннан итәкләр һәм башка кием тегәргә туры килә.
Бары 1956 елда гына ул махсус поселениедән азат ителә. Ул вакытка Эмилия Фридриховна кияүдә була һәм техснабта (хәзер "Октябрьская база" ҖЧҖ) йөкче булып эшли. Аңа үз тормышында ирләр эше белән күп шөгыльләнергә туры килә - ул 12 ел гомерен тимер-бетон эшләнмәләре заводына бирә, анда бетончы булып эшли. 1972 елда Эмилия Фридриховна Урыссу хастаханәсенең балалар бүлегенә буфетчы булып урнаша, анда лаеклы ялга чыкканнан соң да тагын 10 ел хезмәт куя.
Эмилия һәм Алексей Карташовлар ике кыз - Надежда һәм Татьянаны тәрбияләп үстерәләр. Бүген аны оныклары гына түгел, оныкларының балалары да куандыра. Кызганыч, Миля апа яки кадерле Милечка (аны туганнары шулай атый) тол кала. Әмма үзенең өлешенә төшкән барлык авырлыкларга карамастан, Эмилия Фридриховна сөйкемле, мәрхәмәтле, аралашучан кеше булып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев