Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыруларга – күчтәнәч белән

Инвалидлар көненә багышланган ункөнлек барышында инвалидлар оешмасының җирле бүлеге хастаханәдә яткан инвалидларның хәлен белде.

Дүшәмбе көнне җәмгыять активы Урыссу үзәк район хастаханәсендә стационар дәвалауда булган җиде авыру янына барып, аларның һәрберсенә күчтәнәч тапшырды. Җирле бүлек рәисе Н. Кукушкина дәвалау барышы, авыруларның ихтыяҗлары турында кызыксынып, тиз сихәтләнүне теләп, инвалидларга кагылган социаль өлкәнең соңгы яңалыклары белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, республика һәм район җитәкчелеге аларның проблемаларына тагын да күбрәк игътибар бирә башлаган. "Доступная среда" дәүләт программасы кысаларында 2011-2015 елларга Урыссу бистәсендә күрү сәләтләре начар булган кешеләрнең хәрәкәт итүләре максатында җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары җайлаштырыла, автотукталышларда инвалидларга транспорт чараларын кую өчен урыннар бирелә, җәмәгать урыннарында һәм, иң мөһиме, инвалидлар өчен иң кирәкле булган учреждение - хастаханәдә булган пандуслар, нормаларга яраклаштырып, тиешле хәлгә китерелә. Районның инвалидлар җәмгыятендә - дүрт йөздән артык, ә сукырлар җәмгыятендә исә илледән артык кеше тора. Шулай ук әлеге җәмгыятьләргә кермәгән, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә шактый. Һәм аларның барысының да тулы тормышка хокуклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев