Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азнакай – Ютазы – автоюлында авария нәтиҗәсендә ике кеше вафат булган

Авыр нәтиҗәләргә китергән соңгы авария 24 сентябрьнең өйлә вакытында Азнакай - Ютазы - М5 автоюлының 38нче чакрымында булды.

Тойота Камри автомобилендә хәрәкәт иткән 33 яшьлек Әлмәт кешесе, Урыссу бистәсеннән чыгып, Ютазы авылына таба икенче дәрәҗәдәге юлдан баруына карамастан, төп юлдан Ютазы авылыннан чыгып, Урыссу бистәсе юнәлешендә барган урыссулы Ф.га тигез кыйммәтле булмаган юл чатында өстенлек бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелде. Тойота автомобиле белән идарә итүче янәшәсендә утырган 31 яшьлек Бөгелмә кешесенең гомере вакыйга урынында ук өзелде, шофер үзе исә тәүлек эчендә вафат булды. Аның тагын бер пассажиры - машинаның уң яклатып арткы утыргычында утырган бөгелмәле төрле авырлыктагы тән яраларына дучар булды.

Без бүген юллар торышын начар дип әйтә алмыйбыз. Бөтен аварияләр дә машина белән идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев