Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бабасының лаеклы оныгы

Татарстан Республикасының эш, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге "Киләчәккә хат - 2013" Республика сочинениеләр бәйгесенә йомгак ясады. Аның нәтиҗәләре буенча Кәрәкәшле мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучысы Булат Нургалиев "Хезмәт кешесе" номинациясендә икенче урынга лаек була.

Үзенең иншасында Булат бабасы Салихҗан Миннушинның тормышын һәм хезмәт эшчәнлеген яктырта. Ә бабасы, үз чиратында, үзенең балаларына һәм оныкларына һәрвакыт үрнәк. "...Клхоз басуларындагы атлар хезмәтен тракторлар алыштыра. Бу вакытта инде бабам үсмер егет була. Техника "җене" кагылмаган егет була ди мени инде?! Аның бар уе шул басудагы техникаларда була. "Эх, укыйсы иде ничек тә!" - дип уйлый ул. Ә укыр өчен бик нык тырышырга кирәк. Чөнки гаиләдә әле бабайдан кала дүрт апа - сеңлесе бар. Ул ничек тә тырыша, кичке мәктәптә укып, механизатор таныклыгы ала. Аның бөтен хыяллары тормышка аша, ул - тракторист! Колхозга кайткан иң яңа тракторны аңа бирәләр. Яз һәм көз көннәрендә тургай җырларын тыңлап колхоз басуларында эшләсә, кыш көннәрендә трактор белән колхозның башка эшләрен башкара. Кеше, хыялын тормышка ашыра алганда гына үзен бәхетле хис итә. Бабам да үзенең профессиясенә күп еллар бик тугры булып кала". Ә иншасын Булат түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: "Әз генә ялкаулык тамыры тарта башласа, бабакаем күз алдына килә. "Эшләгез сез, балалар, иң мөкатдәс нәрсә - эш. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш," - дип елмая кебек безгә бәхетен яраткан эшендә тапкан "ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕ - минем бабакаем."

Казан шәһәренең Пирамидамәдәни-күңел ачу комплексында узган җиңүчеләрне бүләкләү вакытында Булат үзенең иншасы өчен акчалата премия белән бүләкләнде. Язылганнарга тагын шуны да өстәргә кирәк. Ул укуда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп калмыйча, грек-рим көрәше буенча да, ату ярышларында, сәхнә сәнгате фестивальләрендә дә үзен актив күрсәтеп килә. Талантлы кеше һәр яктан да талантлы булырга тиеш дигән нәтиҗә чыгарасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев