Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчалары кыйммәтләнәчәк... әмма

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрүче ата-аналарга аларның нарасыйлары бакчага йөрсеннәр өчен саллы сумма түләргә туры киләчәк, әмма борчылу урынсыз - чыгымнар муниципалитет аша компенсацияләнәчәк.

Социаль яклау бүлеге белгечләре балалар бакчаларындагы җыелышларда әти-әниләр белән аңлату эшләре алып барды, шуңа күрә алар түләүләр компенсациясен якынча күзаллыйлар һәм аны үзләре исәпли алалар. Түләүдә төп үзгәреш шунда ки, әти-әниләргә инде түләнгән республика бюджетыннан булган компенсациядән тыш, тагын бер акча кайтару - гаиләнең җан табышына бәйләнгән җирле бюджеттан компенсация дә булачак. Әмма аны алу өчен әти-әниләргә инде хәзер үк тиешле документлар җыя башлау мөһим. Компенсация алты ай дәвамында түләнәчәк, әлеге вакыт узгач, гаилә табышлары турындагы документларны яңарту мөһим булачак. Әти-әниләрнең үзләренә белешмәләр тапшыру өчен социаль яклау бүлегенә бару зарурлыгы юк, чөнки бүлек белгечләре аларны турыдан-туры мәктәпкәчә учреждениеләрдә кабул итәчәк.
Документларны кабул итү графигы түбәндәгечә:
- Урыссудагы 1 санлы "Айгөл" балалар бакчасы - 22-24 октябрьдә;
- Урыссудагы 2 санлы "Топольки" балалар бакчасы - 28-30 октябрьдә;
- Урыссудагы 3 санлы "Ромашка" балалар бакчасы - 4-7 ноябрьдә;
- Урыссудагы 4 санлы "Буратино" балалар бакчасы - 11-14 ноябрьдә;
- Урыссудагы 5 санлы "Рябинка" балалар бакчасы - 21-22 ноябрьдә;
- Урыссудагы 6 санлы "Йолдызчык" балалар бакчасы - 18-19 ноябрьдә;
- Урыссудагы 7 санлы балалар бакчасы - 31 октябрьдә;
- Ютазыдагы "Солнышко" балалар бакчасы - 25-27 ноябрьдә;
- Бәйрәкәдәге "Алсу" балалар бакчасы - 28 ноябрьдә;
- Әбсәләмдәге "Светлячок" балалар бакчасы - 29 ноябрьдә;
- Акбаш авылы балалар бакчасы - 16 декабрьдә;
- Алабакүлдәге "Малышка" балалар бакчасы - 3 декабрьдә;
- Бәйрәкәтамак балалар бакчасы - 5 декабрьдә;
- Димтамактагы "Аккош" балалар бакчасы - 4 декабрьдә;
- Кәрәкәшле авылы "Ләйсән" балалар бакчасы - 6 декабрьдә;
- Кече Урыссудагы "Ләйсән" балалар бакчасы - 9 декабрьдә;
- Подгорныйдагы "Радуга" балалар бакчасы - 5 декабрьдә;
- Иске Урыссудагы "Карлыгач" балалар бакчасы - 13 декабрьдә;
- Урал авылындагы "Алтын балык" балалар бакчасы - 6, 10 декабрьдә;
- Каразирек авылындагы 1 санлы "Аккош" балалар бакчасы - 11 декабрьдә;
- 2 санлы Яңа Каразирек балалар бакчасы - 12 декабрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев