Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчаларында ришвәтчелек бармы?

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлеге, аларда ришвәтчелек булуы (яки, киресенчә, булмавы), кечкенә гражданнарның социаль мохитка беренче адымнарын ясаулары турында хәбәрчебез Р. Искәндәр мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов белән сөйләшә.

- Сергей Александрович, районда туучылар саны арта бара. Бу балаларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе әһәмияте арта, дигән сүз. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән эшләр ничек тора?
2014 елның сентябренә без 195 баланы урыннар белән тәэмин итәргә тиешбез: 30ы - авылларда һәм 165е - Урыссу бистәсендә. Мәктәпкәчә учреждениеләр белән, мәктәпкә укырга керү сәбәпле, 99 укучы хушлашачак. Тагын Урыссудагы 1 санлы балалар бакчасы яңа бинага күчте, бу өстәмә рәвештә ике төркем ачарга мөмкинлек бирде. Аннары иске бинада, 7 санлы балалар бакчасында, өч төркем калачак. Шулай итеп, урыннар белән барлык ихтыяҗлары булганнарны тәэмин итәргә тырышачакбыз.
- Шунысы барысына да билгеле, урыннар кытлыгы булды һәм, ул күпмедер дәрәҗәдә, бүгенге көндә дә кала. Ә теләсә нинди кытлык ришвәтчелек тудыра. Әгәр дә, әйтик, ана, балалар бакчасы мөдиренә нарасыеның социумга кушылуын тизәйтү өчен бүләк бирә икән, бу ришвәт буламы?
- Сезнең сарказмны инкяр итәм. Бүген республикада, һәм безнең район да чыгарма түгел, балалар бакчаларына электрон чират системасы гамәлдә. Балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә билгеләргә теләүче гаилә, үзенең электрон чираттагы исемлектә ничәнче урында булуын карый ала. Шулай итеп, ришвәт бирүдән файда юк. Моның белән мәсьәләне хәл итеп булмый. Балалар бакчаларына юлламалар чират буенча электрон төрдә бирелә.
- Районда балалар бакчалары төзү прогнозлары нинди?
- Якын киләчәктәге планнарда - Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында 75 урынлык балалар бакчасы төзү. Хәзерлек эшләре алып барыла инде.
- Әле күптән түгел генә өйдә тәрбия бирү, баланың әнисе янында күбрәк булу файдасына сүз алып барыла иде... Ә бүген, киресенчә, өстенлек балалар бакчасы файдасына. Ни өчен дип уйлыйсыз.
- Һичшиксез, балага әнисе янында яхшырак. Әмма нарасыеңны социумнан никадәр генә саклап калырга тырышма, бу файдасыз. Ничек кенә булмасын, коллективта адаптация, яшьтәшләр белән аралашу мөһим. Нәкъ менә балалар бакчасы стеналарында үз һөнәрләренең осталары, тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар мәктәпкә әзерләнә, алар халык алдында кыюсызлыкларын җиңәргә өйрәнәләр: бәйрәм иртәләрендә алар зур теләк белән шигырьләр сөйли. Аннан соң алар биредә төрле тышкы чагылышларга иммунитет туплый, ныгыйлар, мөстәкыйльрәк була баралар, әһәмияте аз булмаган режимга күнегәләр. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең өстенлекләрен озак санарга була һәм аның бала, җәмгыятьнең кечкенә гражданины тормышындагы роле бәяләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев