Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар өчен ата-аналар җавап тота

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия имин булмаган гаиләләрне тикшереп, чираттагы утырышын уздырды. балаларын тәрбияләү, кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм укыту буенча бурычларын үтәмәгән ата-аналар мөнәсәбәтендә карарлар чыгарды.

Каралган алты очракның дүртесендә әти-әниләр спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Мәсәлән, сигез яшьлек бала анасы, Ютазы авылында яшәүче Р. биш көн дәвамында башын күтәрмичә эчкән. Күршеләреннән һәм рейд бригадасы әгъзаларыннан алынган мәгълүматлар буенча, бала, аяклары көчкә атлаган карт әбисе карамагында еш кына кала икән. Моннан тыш, мәктәп җитәкчелеге хәбәр итүенчә, малай укуда бик нык артта кала, һәм аны коррекцион мәктәп-интернатка күчерергә киңәш иткәннәр. Әлеге хатын-кыз алга таба улына карата мондый ваемсыз мөнәсәбәтне бетерү кирәклеге турында кисәтелде. Полициягә килгән мәгълүмат буенча, эшсез бәйрәкәле В. өч һәм ун яшьтә булган кызларының тәрбиясе белән шөгыльләнми, өстәвенә, аларны кыйный да әле. Хокук саклау органнары вәкилләренең ноябрь ахырында килүләре вакытында кызлар, ач килеш урамда җылы киемсез йөргәннәр, ә аларның аналары исерек булган. Балалар приютка җибәрелде. Әлеге хатын-кызны ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы материаллар судка җибәрелде. Биш яшьлек улы булган Т. комиссия утырышына быел инде өченче тапкыр чакырыла, әмма, балалар бакчасы тәрбиячеләре мәгълүматлары буенча, ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән. Шикаятьләр баланың әбисеннән килгән, аның сүзләре буенча, кызы, аңа оныгын калдырып, өендә берничә көн дәвамында күренми. Рейд бригадасы әгъзалары гаризада бәян ителгән фактларны тикшергәндә яшь хатын-кыз исерек булган, шуңа күрә, уңай бәяләмәләргә карамастан, аңа штраф түләргә туры киләчәк. Хокук саклау органнарына балигъ булмаган балалы урыссулы Р.ның берничә көн дәвамында эшкә килмәве турында кибет директоры хәбәр иткән (ул аңарда эшли). Шунысы ачыкланды, хатын башын күтәр-мичә эчә икән. Беренче тапкырга комиссия әгъзалары аңа кисәтү ясау белән чикләнде.
Авылларның берсендә яшәүче Г. комиссия утырышына җиденче сыйныфта укучы кызы белән чакырылды, кыз, әле бик яшь булуына карамастан, сукбайлыкка һәвәс һәм инде ай дәвамында дәресләргә йөрми. Кыз баладан алынган мәгълүматлар буенча, өеннән качкан вакытларда ул, Октябрьский шәһәрендә булып, бакча ширкәтләрендә кунып йөри икән. Аңа авыл мәктәбендә уку ошамый, әмма моның сәбәбен ул үзе дә аңлата алмады. Комиссия әгъзалары, әлеге ата-анага кызга карата контрольне көчәйтү шартын куеп, аны махсуслаштырылган мәктәпкә җибәрүдән әлегә тыелды. Ә урыссулы П.ның проблемалары исә насвай кулланган һәм агрессияле тәртип белән аерылган җиденче сыйныфта укучы улына бәйле. Ул укытучыларны санга сукмый, укучы кызларны кыерсыта, сүгенә, мәктәп, җиһазларын вата. Комиссия карары буенча, үсмер наркологик тикшерүгә җибәреләчәк. Аңа шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән җәмәгать тәрбиячесе дә беркетелде. Комиссия рәисе Г. Белалова бөтен органнарга да психотроп матдәләрне куллану нәтиҗәләрен аңлату эшен активлаштырырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X