Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар иҗаты үзәгендә “Родные лица Победы” дигән акция узды

Балалар иҗаты үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Родные лица Победы" дип аталган Республика тарихи-патриотик акциясенең муниципаль этабы узды.

Әлеге акциянең максаты булып укучыларда ватанпәрварлык һәм гражданлык хисләре, милли үзаңны үстерү, сугышта катнашучылар батырлыклары турында тарихи хатирәне саклау, үз тамырларыңа кызыксыну формалаштыру, үз төбәгеңне өйрәнү һәм үткәннәрнең ядкарьләрен заманча мәгълүмати технологияләрне кулланып саклау, Бөек Ватан сугышы темасына балалар һәм үсмерләр игътибарын җәлеп итү, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам хисе формалаштыру, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм арттыруга омтылыш тәрбияләү. Бәйрәкә мәктәбе баннеры I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев