Балалар иҗаты үзәгенең педагоглары Урыссу интернат-мәктәбе укучылары белән чаралар уздырган
Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Урыссу интернат-мәктәбе укучылары белән берничә чара уздырган.
Мәктәп тәрбияләнүчеләре өчен спорт эстафеталары, викториналар, открыткалар ясау өчен мастер-класслар уздырылган, уеннар һәм биюләр белән концерт программалары оештырылган, балаларны бәйрәм белән тәбрикләгәннәр. Бу көнне алар күңел ачканнар, үзләре турында кайгыртучанлыкны тойганнар һәм бүләкләргә куанганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев