Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәйданчыкларында – шайтан таягы

Нарасыйларның әниләре балалар мәйданчыкларында чүп үләннәрен кайчан чабарлар икән, дигән сорауны бирә.

Газетабыз битләреннән инде ничә ел без идарә оешмалары җитәкчеләре игътибарын балалар мәйданчыкларын тиешле хәлдә тоту мөһимлегенә юнәлтәбез. Моңа чүп үләннәрен вакытында чабу (аларны тиешле урынга урнаштыру), урналарны чүптән азат итү, себерү һәм башкалар керә. Балалар мәйданчыклары торышы өчен җаваплы кешеләргә намуслылык турында искәртү файдасыз. Нәтиҗәдә, менә дигән "Гайдарка"ны шайтан таягы уратып алды. Дөрес, күптән түгел аны чаптылар. Биредә балаларын йөрткән әниләр һәм мәктәп яны лагерьлары тәрбиячеләре мәйданчыкта күләгә булмауга зарланалар.
- Ичмасам, пирамидаль тирәкләр утыртсыннар иде - тиз дә үсәләр, алардан күләгә дә яхшы төшә, әлеге вакытта япмалы беседка ясап куярга мөмкин, - диләр эсседән хәлсезләнгән әниләр. Гаделлек өчен шуны да өстәп әйтергә кирәк, "Гайдарка"да менә дигән табигый газон бар. Аны чүп үләннәреннән арындырып торырга гына кирәк. Таганнар да, "таучыклар" да буялган, күркәм. Әниләр сүзе буенча, балалар паркында да эшләр начар түгел.
Ә менә "Татфондбанк" янындагы балалар ял итү мәйданчыгы тәртиптә дип әйтеп булмый: менә кайда ул кара урман! Шамкин урамындагы мәйданчыкта (полиция бүлеге янында) - таучыкның нигезләре җиргә күмелмәгән. Беренчедән - бу балалар өчен куркыныч, чөнки җайланма ныгытылмаган, икенчедән - "таучыктан" шуып төшүче балалар чалбарларын ерталар.
Химия заводы янындагы мәйданчыкка ком өеме салынган (күрәсең, таганда атынган балалар каты җиргә килеп төшмәсен, йомшакка төшсеннәр өчендер), тик комны таратырга "онытканнар".
Кыскасы, сорау ачык булып кала, һәм без аңа әле әйләнеп кайтырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев