Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар район думасы булачак беренче сыйныф укучылары өчен “Сак булыгыз, юл” дигән акция уздырдылар

«Без бердәм» Балалар район думасы депутатлары булачак беренче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Сак булыгыз, юл" дип аталган акция уздырдылар.

Чара Урыссу балалар паркында үткәрелде, анда йөздән артык булачак укучы җыелган иде. БРД спикеры Полина Сухоносова кечкенәләргә ни өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Чара тәмамланганнан соң, барлык балалар белешмәлекләр кабул итеп алды. Аны булачак укучылар өйдә әти-әниләре белән укыячак һәм кагыйдәләр үтәү мөһимлеге турында тагын исләренә төшерәчәк, дип хәбәр итте дума кураторы Алсу Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев