Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар район думасы депутатлары “Сугыш турында 70 сорау” акциясен уздырды

Балалар район думасы депутатлары "Сугыш турында 70 сорау" акциясен уздырды. Аның максаты - яшьләрнең игътибарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә җәлеп итү булды.

Акцияне оештыруда 12 депутат катнашты. Һәрбер акциядә катнашучы җитмеш сорауның берсенә җавап бирергә тиеш булды. Дөрес җавап өчен бүләк - Георгий тасмасы. Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан һәм акцияне уздыру көннәрендә алар Ватаныбызның героик үткәне турында истәлек, шулай ук ветераннарга карата ихтирам билгесе буларак һәм сугыш кырларында ятып калган солдатларга, Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен барысын да эшләгән тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт йөзеннән Георгий тасмасын йә кулына, йә сумкасына, йә автомобиль антеннасына бәйлиячәк яки тагачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев