Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар район думасы, Яшь гвардия активистлары сиксәненче еллардагы комсомол лидерлары белән очрашты

"Олимп" спорт комитетында чәршәмбе көнне яшьләр активистларының ике буыны очрашты.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган очрашу ВЛКСМның 95 еллыгына багышланды. Узган гасырның сиксәненче еллары комсомол лидерлары Наил Гыйззәтуллин һәм Равил Нургалиев Балалар район думасы, Яшь гвардия активистларына һәм яшь спортчыларга үзләренең комсомолдагы яшьлекләре турында бәян иттеләр. Кызганыч ки, хәзерге яшь буынга ВЛКСМ, СССР, БАМ сүзләре берни дә аңлатмады һәм элекке комсомолецларның хикәятләре алар өчен чын ачыш булды. Алардан хәзерге яшьләр студентларның төзелеш отрядлары, Байкал-Амур магистраленең һәм Кама автогигантының бөтенсоюз комсомол төзелешләрендә эшләүләре турында белделәр. Анда биниһая зур ил - Советлар Союзыннан эшкә яшьләр агыла. "Орленок" һәм "Артек" пионер лагерьларында да әйдаманнар булып комсомолецлар эшли һәм пионерларга анда юлламалар алу бик катлаулы була. Моның өчен гел бишлегә уку гына түгел, актив җәмәгать эшен алып бару да, тимурчылык хәрәкәтендә катнашу да таләп ителә. Элекке комсомолецлар төнге учак янында гитарада уйнап, җырлап утыруларын, матди мәнфәгатьләргә түгел, идеягә һәм энтузиазмга нигезләнгән уртак хезмәттә туган бердәмлек һәм какшамас дуслык турында сагынып искә алдылар. Ул вакытта комсомол әгъзасы булу - дәрәҗә була.Алар бүгенге көнгә кадәр үзләренең комсомол билетларын һәм значокларын кадерле истәлек буларак саклыйлар.

Бөтенсоюз Ленин Коммунистик Яшьләр Союзы әгъзалары сиксәненче елларда кырык миллион кешегә җитә. Бу, гамәлдә, илнең ул вакыттагы бөтен яшьләре, ягъни хәзерге яшьләрнең барлык әти-әниләре диярлек була. Һәм яшьләрнең әлеге очрашуда өлкән буынны игътибар белән тыңлавы, тарихның ни өчендер билгесез булып калган сәхифәсе бик тә кызыклы булырга мөмкинлеге турында сөйли. Әлеге кызыксыну уянсын өчен акча да, нинди дә булса дәрәҗәле кешеләр чакыру да кирәкми. Бер түбә астында яшәгән ике буынның әлеге темага сөйләшергә теләк белдерүе дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев