Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балаларга бергәләшеп ярдәм итик”

"Балаларга бергәләшеп ярдәм итик" дип аталган хәйрия акциясе безнең районда да старт алды.

Әлеге акция "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында игълан ителде. Аның максаты булып аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларны мәктәп формасы, канцелярия товарлары һәм портфельләр белән тәэмин итү тора. Балаларга шатлык бүләк итү кебек игелекле эштә катнашып, сез Белем көне - 1 сентябрьдә кечкенә якташларыбызның якты карашларын сүндермәскә булышачаксыз. Акча җыю өчен урналар "Ютазинка", "Фарвин", "Моя семья" һәм "Авоська" сәүдә нокталарында урнашкан. Моннан тыш, урналарны ГРЭС, "Электросоединитель", химия, электромеханика заводлары һәм Әпсәләм комбинаты территорияләрендә урнаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев