Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барып чыктык, җәмәгать!

Район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия мәгариф системасында эшләүче кайбер хезмәткәрләрнең тәртибен тикшерүгә кадәр барып җитте.

Тәрбиясендә үсмер баласы булган бу кешене, һөнәре буенча халык арасында киң танылу сәбәпле, комиссия әгъзалары, дөресен генә әйткәндә, "данын" таратмау өчен берничә тапкыр "тет-а-тет" кына да сөйләшеп карадылар. Әмма файдасы булмады. Сентябрь ахырында гына әле исерек килеш полициянең балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспекторы күзенә чалынган педагог, аракы белән дуслыгын өзәргә ант итсә дә, октябрьнең беренче ункөнлегендә янәдән "ычкынды". Ул эшли торган учреждение җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый хәл берничә ел инде дәвам итә. Башын эчүгә салган көннәрдә эшкә чыкмаучы ханым белән директор күп тапкыр "тәрбия" сәгатьләре уздырган. Чөнки ул талантлы укытучы, мактаулы исемнәре бар, тәрбияләнүчеләре дә аны бик ярата. Тик менә аның гына балалар, ата-аналар, хезмәттәшләре хөрмәтен, ә иң әүвәл, үсмер яшендәге үз баласы мәхәббәтен спиртлы эчемлеккә алмаштыруы ифрат та кызганыч. Комиссиянең кайбер әгъзаларының бу кешенең мондый кыек юлга басуына һич кенә дә ышанасы килмәде. Әмма факт - факт булып кала. Балигълык яшенә җитмәгән бала тәрбияләнүче гаилә контрольгә алынды, шок хәлендәге комиссия әгъзалары әлеге күңелсез вакыйганың икенче тапкыр кабатланмавына өмет баглап, ана кешегә, беренче тапкыр "келәмгә" чакыртылу сәбәпле, кисәтү ясады.

Моннан алдагы утырышка килүдән катгый баш тарткан эчкечелек белән шөгыльләнүче икенче бер хатынны полиция хезмәткәрләре тотып алып килергә мәҗбүр булды. "Мине оятка калдырып, эш урынына килмәсәгез...", - дип дәгъва белдерергә азапланган бу ханымның, күзенә вампирлар күренә башлаганчы аракы чөмереп, ире белән подъездга чыгып сугышканда, ояты кая булды икән? Дүрт яшьлек сабыйлары куркудан кычкырып елаганда да, алар, башкаларның хис-тойгыларына төкереп биреп, үз гамәлләрен дәвам иткәннәр. Баланы үзләренә алып кереп тынычландырган күршеләр полиция чакырталар. Медицина тикшерүе дә әлеге хатынның ару исерек булуын күрсәтә. Комиссия әгъзаларын мондый очракларның бик сирәк булуына ышандырырга, хәтта кайвакыт агрессив тонда үзенекен дәлилләргә тырышкан хатын, беренче никахта туган өч баласын тулы кыйммәтле итеп тәрбияләү бәхетеннән мәхрүм юкса. Аларны әтиләре үстерә. Комиссия әгъзалары, бу кеше белән тәрбия чаралары үткәрүдән тәмам гаҗиз булып, аны бала тәрбияләү хокукларын мәхрүм итү өчен документлар җыярга дигән карарга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X