Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлык мәктәбен үткәннәр

Егерме дүрт ел элек, 1988 елның 15 февралендә, совет солдатларының Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүләренә тугыз ел бер ай һәм унтугыз көн узганнан соң, безнең гаскәрләрне әлеге илдән чыгару башланды.

Шул вакыттан бирле безнең илдә бу көн үз гомерләрен башка милләтләрнең иминлеге һәм тынычлыгы бәрабәренә, әмма нәтиҗәдә җир шарында барлык кешеләр хакына биргән сугышчы-интернационалистларны Искә алу көне итеп билгеләнә. Бу көнне Урыссу бистәсендә сугышчы-интернационалистлар обелискына чәчәкләр һәм веноклар салынды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, район сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе Ринат Кадыйров совет сугышчыларының интернациональ бурычларын үтәгәндә (безнең гаскәрләребезнең Әфганстан җирендә хәрби хәрәкәтләрнең аклануы турында фикерләр төрле булуына карамастан) кыюлыкларын һәм батырлыкларын билгеләп үт-теләр. Башка илләрдә һәм республикаларда кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булган ватандашларыбыз да искә алынды.
Митинг тәмамланганнан соң, сугышчы-интернационалистларны спорт ярышларында катнашу өчен "Олимп" спорт комплексына чакырдылар. Алар гер күтәрүдә, идәннән этелеп күтәрелүдә, озынлыкка сикерүдә, йөгерүдә көч сынаштылар. Чарада катнашучыларга һәм җиңү-челәргә бүләкләрне тапшырганда, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова элекке "әфганчыларның" мондый ярышларда катнашу активлыклары артачагына ышанычын белдерде. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары һәм район мәдәният бүлеге артистлары алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Номерларның берсе һәлак булган сугышчы-интернационалист Юрий Козинның әнисе, чарада катнашкан Мария Козинага багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев