Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмроссиялеләрнең Ютазы делегациясе ТР Дәүләт Советы кандидатына тавыш бирде

Күптән түгел бердәмроссиялеләрнең Ютазы делегациясе Азнакайда узган праймеризда катнашты - бу киләчәктә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү дигәнне аңлата.

- Азнакай - ул алдан билгеләнгән унсигез тавыш бирү мәйданчыгының унбишенчесе дип билгеләп үтте "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсен җитәкләгән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан депутатлар корпусы вәкиле булырга теләүчеләрнең активлыгы арта бара. Әмма шуны исәпкә алырга кирәк - депутатларга карата бүгенге таләпләр - ул реаль эш күрсәтү. Катлаулы чорда яшибез, эшләр Украинадагы шартлар белән дә кыенлаша. Шунысы табигый, без, татарстанлылар, 117 милләт, дүрт әйдәүче конфессия, 62 мең рәсми теркәлгән мигрант исәпләнгән төбәк вәкилләре буларак моңа җавап кайтармый кала алмадык.

ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат буларак, Фәрит Мөхәммәтшин программасының төп фикерен бәян иткәндә, шуны җиткерде: теге яки бу милләт арасына "чөй кагарга", дин тәгълиматын үзеңчә аңлатырга тырышу безнең юл түгел: хакимият алга таба да милләтара низаглар чыгарырга омтылышны, республиканың иҗади кәефен тотрыксызландырырга маташучыларны катгый рәвештә туктатачак. Респуликаның иң яхшы традицияләрен саклау - ул тынычлык, аның уңышлы үсеше нигезе, дип тәмамлады сүзен Татарстан парламенты башлыгы.

Тулаем алганда, праймериз барышында, Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары вәкилләре арасыннан 194 сайлаучы 15 кандидатның программасын тыңлады (алар арасында "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" вәкилләре дә бар) һәм яшерен тавыш бирү юлы белән үзләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты сыйфатында күрергә теләгән кешеләргә өстенлек бирделәр. Праймериз -илебез сәяси тормышында алдан тавыш бирүнең уникаль процедурасы, диелде чара барышында. Сайлау исемлекләре алар нәтиҗәләре буенча формалашачак һәм сайланылучы һәм җитәкче вазифаларына дәгъвалык итүчеләр партия эчендәге рейтинг буенча билгеләнәчәк.

Шуны исегезгә төшерәбез, быел ТР Дәүләт Советының яңа составы формалашачак: депутатлар сайлау 14 сентябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев