Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергә тупланып – шимбә өмәсенә

Үткән атнада узган шимбә өмәләре район территориясен кышкы чүп-чардан һәм пычрактан шактый арындырды.

Районның сәнәгать предприятиеләреннән урамнарны җыештыруга 160 кеше, мәгариф учреждениеләреннән - 830 кеше чыкты, үз авыл җирлекләрендә 426 райондашыбыз тәртип урнаштырды. Шимбә өмәсе чорында 14 берәмлек техника эшләде. Районда яшәүчеләр эшләрен сыйфатлы башкаруларына карамастан, торак пунктлар урамнарында һәм район юлларында чүп һәм пычрак җитәрлек әле.
Территорияләрне чистарту һәм тәртипкә китерү буенча масштаблы шимбә өмәсе 20 апрельдә - бу атнаның шимбә көнендә узачак. Район җитәкчелеге барлык ютазылыларны анда актив катнашырга чакыра, чөнки бистә һәм район - безнең уртак йортыбыз һәм без аны чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X